Ислам сәхнәдә ут уйнатты
Апас урта мәктәбе укучысы Ислам Нуреев “Биеп кал” дигән җыры белән җиңү яулады.
(27 март, “Апастово-информ”).
Ислам (җит. Айсылу Закирова) беренче сыйныфтан бирле сәхнәдә. Хәзер ул 7нче сыйныфта белем ала. “Йолдызлык” фестиваленең зона турында ул “Биеп кал” дигән җыры белән сәхнәне гөр китерде. Бии-бии җырлап тамашачылар күңелен яулады ул.
“Сәхнәне мин кечкенәдән үз итәм. Җырларга бик яратам. Күп мәртәбәләр чыгыш ясасам да, Казан турына узганым юк иде. Чакыру алгач, бик сөендем”, - ди ул үзе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев