Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Каратун мәдәният йортында хатын-кызлар сәхнә гөрләткән

2024 ел - Гаилә елы уңаеннан, Каратун мәдәният йортында матур чара узган.

(18 март, "Апастово-информ").



Сәхнә түрендә гел хатын-кызлар булган, алар 2 сәгать дәвамында ял киче бүләк иткән.

"Райондашларны бәйрәмнәр белән дә котладык, шул ук вакытта бүген иминлек сагында булган, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне дә искә алып, якыннарын хөрмәтләдек", - ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Нәсыйхова.

Концертта матур җырлар яңгыраган. Раилә Шәвәлиева җитәкчелегендәге "Хыял" бию төркеме биюләрен бүләк иткән.
Шулай ук Каратун мәктәбе укытучысы Сәвия Тимершина җитәкчелегендәге укучылар, Каратунның мәдәният хезмәткәрләре катнашында театраль күренешләр куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев