Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Коштавылы мәдәният йортында "Хуш киләсең, Яңа ел!" дигән кичә үтте

    “Коштавылы мәдәният йортында авыл халкы белән "Хуш киләсең, Яңа ел!" дигән кичә үткәрдек. Елдагыча бәйрәмнең спонсоры Гөлсинә Галиуллина булды.

    Гөлсинә апа бу юлы да авылдагы һәрбер балага Кыш бабай күчтәнәче әзерләде. 50 ел бергә иңгэ-иңгә куеп яшәгән Сафиннар, Мифтаховлар гаиләләрен дә бүләкләде. Авылдагы чыршы бизәгән гаиләләр дә бүләкләнде: Гисматуллиннар, Ситдиковлар, Гибудуллиннар. Авыл халкын шулай хөрмәтләгән өчен Гөлсинә апага авылдашлар исеменнән рәхмәт әйтәбез”, - дип хәбәр итә Коштавылы мәдәният мөдире Хафизов Т. А.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: