«Көзмени соң күңелдә»
Әлеге проект кысаларында Бакырчы, Тәүгелде, Багыш, Аюкөйдергән, Чирмешән авылы үзешчәннәре катнашында мәдәни чара узды.
(22 сентябрь, “Апастово-информ”).
Концертның исемен дә бик матур сайлаганнар. “Шушы җирне сайлап тудым, шушы җирне яраттым” дип аталды ул. Концерт Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, туган авыл, туган җиргә, шулай ук якташ шагыйребез Шәүкәт Галиевның 95 еллыгына да багышланды. Фойеда күргәзмә өстәлләре, сәхнәдә матур җырлар, дәртле биюләр, тирән эчтәлекле шигырьләр – барысы да тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Бу хакта авыл мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев