Әлмәндәр авыл җирлегендә үзешчәннәрнең иҗат-хисап концерты узды
ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан оештырылган “Туган илне сөеп-яратып, яшик әле һәрчак шатланып“ дип исемләнгән иҗат-хисап концертында Әлмәндәр авыл җирлеге дә үз осталыгын күрсәтте.
(Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
“Концертка җитди әзерлек алып бардык. Курку белмәс, эшкә батыр авылдашларыбыз һәрчак алдынгы булган. Һәр чорны аерым сурәтләргә тырыштык. Күргәзмәләрдә дә җирлек халкының уңганлыгы, батырлыгы чагылыш таба“, – диде үзе дә сәхнә түрендә булган Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев.
Борнаш, Әлмәндәр, Әҗем авылларының сәхнәгә гашыйк үзешчәннәре куйган концерт бер сулышта узып китте. Тарих битләренә уелып калган вакыйгалар шатлыклары, борчулары белән үрелеп барды. Елатты да, елмайтты да җирлек халкы.
“Бик хозурланып, рәхәтләнеп бүгенге иҗат концертын карадык. Бик уңышлы, бик отышлы, мәгънәле килеп чыкты. Рәхмәт чыгышларыгыз өчен“, – диде жюри әгъзалары исеменнән Рәмис Ногманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев