Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният министры Ирада Әюпова төзекләндерү эшләре барган мәдәният учаклары белән танышты

Татарстан Республикасының Мәдәният министры Ирада Әюпова район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә төзекләндерү эшләре тәмамланган һәм тәмамлану алдында булган биналар белән танышты.

(3 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



Шәмбалыкчы авылы клубы республикакүләм программа буенча капиталь төзекләнеп, әле күптән түгел генә ишекләрен ачты. Биредә Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее да урын алган. Республика кунаклары бина, биредәге үзгәрешләр белән дә таныштылар. Музейны, андагы экспонатларны карадылар.
Шәмбалыкчы клубы каршында батырлар истәлегенә мемориал да төзелгән. Кунаклар җитәкчеләр белән берлектә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
“Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Шәмбалыкчы клубына да 50 мең сумлык Сертификат бүләк итте.
Ирада Әюпова шулай ук район мәдәният йортында, “Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә булды. Төзелеш эшләренең сыйфатлы һәм оешкан төстә баруын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев