Олы Бакырчы мәдәният йортында районкүләм “Бакыр” фестивале узды
Чарада Олы Бакырчы авылы халкының яратып башкарган шөгыльләре, авыл тарихы, үзләренә генә хас милли гореф-гадәтләре чагылыш тапты.
(21 декабрь, Апастово-информ)
Олы Бакырчы авылы халкы борынгыдан ук бакыр чыгарган, аннан самавырлар, комган, табаклар, кашыклар, бизәнү әйберләре ясап кәсеп иткән. Ләкин берничә буын элек әлеге гореф-гадәт юкка чыккан. 2018нче елда мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова әлеге тарихи мирасны барлау өстендә эшли башлый. Авылның тарихы өйрәнелә, бик күп мәгълүматлар туплана. Быел исә ул аны зур проект буларак грантлар бәйгесенә тәкъдим итә һәм районкүләм чара итеп оештыра.
“Бакыр” фестивале авылдашларны да үткәннәргә алып кайтты. Биредә Олы Бакырчы авылының тарихы сөйләнелде, авыл музеенда сакланучы, бакырчылыларның төп байлыгы булган бакыр эшләнмәләре күргәзмәсе урын алды. "Сердәш" фольклор ансамбле үзешчәннәре, мәктәп укучылары "Бакыр эшләнмәләрен сатуга алып бару", "Аулак өй" күренешләрен күрсәттеләр.
Олы Бакырчы мәдәният йорты хезмәткәрләренең әлеге проектын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да билгеләп узып, югары бәя куйды.
"Бакырчы бакырлары” дигән гыйбарә республика күләмендә дә яңгыраш таба. Үзенә генә хас милли гореф-гадәтләр белән яшәп ятучы Олы Бакырчы белән без дә горурланабыз. "Бакырчыфест" та сезгә генә хас булган зур бер проект, мирас булып тора", - диде ул. Фестиваль бүләкләүләр белән тәмамланды. Чараны оештыручыларгы ихлас рәхмәт сүзләре ирештерелде, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Олы Бакырчы мәдәният йорты уңышлы гына эшләп килә. Биредә эчтәлекле мәдәни чаралар уза. Агымдагы елда мәдәният йортына капиталь төзекләндерү үткәрелде. Биредә авыл тарихын чагылдырга музей оештырылды. Мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапова республика күләмендә "Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев