Районда “Җанлы классика” бәйгесенең муниципаль этабы үткән
12 мәгариф оешмасыннан 24 китап укучы катнашкан.
(20 март, “Апастово-информ”).
Конкурста катнашучылар рус һәм чит ил язучыларының яраткан проза әсәрләреннән өзекләрне яттан укыганнар.
“Бу көнне XVIII-XXI гасыр рус һәм чит ил язучылары әсәрләреннән өзекләр һәм хикәяләр яңгырады. Балалар үзләренең сәнгатьле сөйләү осталыгын күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләренә алга таба да уңышлар телибез”, - дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев