Районның талантлы эшче яшьләре «Наше время – Безнең заман” ачык республика телевизион фестиваленнән җиңү белән кайтты
«Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестивале тәмамланды.
(21 ноябрь, “Апастово-информ”).
Фестивальдә районыбыз яшьләре төрле номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Алар һәр номинациядә үзләрен сәләтле һәм креатив итеп таныттылар. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты үтте. Районның талантлы яшьләре кабат үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.
«Музыка» номинациясендә Инзилә Вәлиуллина 1 урынны яулады, «Яшьлек» ансамбле«Вокаль ансамбль номинациясендә 2нче урынга, «Визитка-презентация» номинациясендә 3 урынны алды. Гомуми нәтиҗәләр буенча Апас районы яшьләре командасы 3нче урынга ия булды.
Фото: Зилә Гатина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев