Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Районыбыз үзешчәннәре Ульян өлкәсендә узган театр фестиваленең йомгаклау тантанасында катнашканнар

Ульяновскида Барый Тарханов исемендәге төбәкара театр фестиваленә йомгак ясалган.

(28 март, “Апастово-информ”).



Әлеге фестивальдә авыл-районнарында эшләп килүче үзешчән һәм халык театр коллективлары Ульян тамашачысына 10 спектакль тәкъдим иткән. Фестивальне йомгаклау тантанасында һәр иҗат коллективына да оештыручыларның Дипломнары һәм бүләкләре тапшырылган.
Әлеге зур чарада Апас халык театры “Борын-борын заманда” һәм Урта Балтай мәктәбе укытучылар коллективы “Алты кызга бер кияү” комедиясен сәхнәләштергәннәр иде. Фестивальнең йомгаклау тантанасында Апаслылар “Иҗади уй һәм гәүдәләндерешнең оригинальлеге”, Балтайлылар “Эмоциональлек һәм артистлык” номинацияләрендә җиңү яулап, Дипломнарга һәм фестиваль Кубокларына лаек булганнар.
“Бик матур бәйрәмдә булып кайттык. Әлеге фестиваль күңелләребездә җылы тәэсирләр калдырды. Киләсе елга фестиваль үзенең 10 еллык юбилеен каршылый. Киләчәктә дә катнашырга исәп”, - ди Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев