Райондашыбыз Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашты
Казанда алтынчы Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Әлеге чарада безнең районнан мәдәният хезмәткәре Гөлнара Гафарова катнашты.
(25 май, “Апастово-информ“).
Форумны “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән бергәлектә оештырды. Биредә чит илләрдән, Россиянең 49 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан өч йөзгә якын татар хатын-кызлары катнашты. Бу хакта безнең районнан делегат булып барган Гөлнара Гафарова хәбәр итте.
Форумда татар гаиләсе дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, милли тормыш нигезләрен, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен кайтару буенча эшчәнлекне дәвам итү буенча сөйләшүләр булды. Кул эшләнмәләре күргәзмәләре, күп төрле калфаклар тәкъдим ителде. Тәрбия дәресләре дә узды“, – ди Гөлнара Гафарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев