Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаслылар чит төбәкләрдә яшәүче татарларга Сабантуй бәйрәмен уздыру үрнәген күрсәтте

Районда халкыбызның милли бәйрәмен - Сабан туен оештыру методикасын һәм технологиясен өйрәнү максатыннан республикакүләм семинар-практикум узды.

(28 Апрель, Ләлә Сафиуллина, "Апастово-информ").


Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган очрашуга Россиянең чит төбәкләреннән мәдәният хезмәткәрләре, режиссерлар килде.Кунакларны район башлыгы Равил Хисаметдинов сәламләде.
"Хөрмәтле милләттәшләребез, сезне Апасыбызда күрүебезгә чиксез шатбыз. Сезнең игътибарыгызга Сабантуй күренешләрен тәкъдим итәбез. Быел милли бәйрәмебезне иркен аланда зурлап үткәрергә планлаштырабыз. Сезгә уңышлы көн, күтәренке кәеф теләп калам”, - диде район башлыгы.
Апасыбыз милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне саклау, бәйрәмнәребезне үткәрү буенча зур тәҗрибә мәйданына әверелде. Район мәдәният йорты каршысында Сабантуй бәйрәме гөрләде. Апаслылар милли бәйрәмне зурлап үткәрү үрнәген күрсәтте. Якташларыбыз Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчыбыз Фердинанд Сәлахов һәм биюче егетебез, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Районыбызның оста куллы пешекчеләре татар халкының милли ризыгы-өчпочмак пешерү серләрен ачты. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Халык театры үзешчәннәре Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклен тәкъдим иттеләр. Район мәдәният йортында милләтләр дуслыгын чагылдырган күргәзмәләр урын алды. Туган якны өйрәнү музее, Батырлар аллеясы буйлап сәяхәт милләттәшләребез күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев