Сабантуйның матур мизгеле – “Милли кием – бәйрәм бизәге” бәйгесе
Иҗадилыкны үстерү, милли гореф-гадәтләрне яңарту, буыннан-буынга тапшыру, Сабантуйларны тагын да эчтәлекле итү максатыннан, район Советы “Апас” якташлык җәмгыяте белән берлектә “Милли кием – бәйрәм бизәге” бәйгесен игълан итә.
Бәйге 6 июнь көнне милли киемнән Апас Сабан туена килүчеләр арасында оештырыла. Катнашучылар татар, рус, чуваш киемнәреннән килеп, бәйрәмгә милли төсмер өсти.
Бәйге 6 июнь көнне 10.00-14.30 сәгатьләрдә Сабантуй мәйданында уза. Теркәлү – “Зәлидә” мәйданы сәхнәсендә. Нәтиҗәне махсус комиссия чыгара. Җиңүчеләрне ачыклаганда күбрәк катнашучысы булып, халыкны җәлеп иткән, милли кием, гореф-гадәтләрне таныткан төркем, коллектив, гаиләләргә игътибар ителә.
Һәр номинациядә 3 җиңүче билгеләнә. Бүләкләү – Сабантуй мәйданында узачак.
Сабантуйга милли киемнән килеп, бәйрәмне тагын матур итик, бу көннең бизәге булыйк, райондашлар!
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев