Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Себерче авылында Илья көнен билгеләп уздылар

Санаулы гына йортта яшәүче Себерче авылы халкы традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап калуны чын мәгънәсендә максат итеп куя.

(2 август, “Апастово-информ”).


Элҗен көн, Изге пәйгамбәр Ильяс көне (русча Ильин день, День Святого пророка Ильи) — керәшен татарларының һәм православие диненә караган башка халыкларның бәйрәме.
Православие дине әһелләренең бу көнне җәйне озатып, көзне каршы алуны бәйрәм итә. Авыл кешеләре изге көн алдыннан йортларын җыештырган. Бу көнне бер эш тә эшләргә ярамаган – үзенең бәйрәмен хөрмәт итмәгән өчен Илья пәйгамбәрнең ачуы килеп, җәзаларга мөмкин дип уйланылган. Халык әйтүе буенча, 2 августта билгеләп үтелә торган Илья көненнән соң төннәр озыная, су салкыная, елгага, күлләргә кермәскә киңәш ителгән.
Илья көнен Себерче авылында да зурлап билгеләп уздылар. Санаулы йортта яшәүче авыл халкы бербөтен булып, традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклап калуны чын мәгънәсендә максат итеп куя. Авыл җанатарлары, туган ягын өзелеп яраткан кешеләр генә яши биредә.
Наталья Зайцева шундыйларның берсе. 11 ел элек туган җире булган Себерчегә кайтып төпләнгән ханым авылының җанына әверелгән. Тарихын өйрәнә, традицияләрне, гореф-гадәтләрне торгызу өстендә эшли. Хәтта авылның музеен булдыру хыялын тормышка ашыра. Илья көнен зурлап бәйрәм итү дә күпчелек аның тырышлыгы белән оештырылган. Бәйрәмгә изге ният, күңел җылысы салынган. Уен-көлкеле тамаша, төрле күргәзмәләр, шаян җыр-биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә Кабыккүпер авылының “Черемушка” ансамбле, Үтәмеш авылы клубы хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре чыгышлары ямь өстәде. Халык рәхәтләнеп күңел ачты. Казанда пылау пеште, самоварда чәй кайнады. Изге бәйрәм читтә яшәүче авылдашларны да очраштырды.
Районның үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Роза Нурмиева Себерче авылы халкына карата соклануын белдерде.
“Сез булганда авыл яшәвен дәвам итәр. Сәламәт булыгыз”, - диде ул.
Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин авылны яшәтүче, сулыш өреп торучы себерчелеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде.

#яшәавылым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев