Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шаяннар һәм тапкырлар көч сынашты

Каратун авыл җирлегендә “Әйдә, шаярт!“ татарча районкүләм фестиваленең зона туры узды.

(15 апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).


Фестиваль КВН рәвешендә барды. Анда барлыгы 15 авыл җирлегеннән килгән мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре, яшьләр катнашты.
“Бүген татарча КВНга старт бирдек. Сәхнәдә чыгыш ясаучыларның иң-иң тапкырларын, иң-иң шаяннарын сайлап алачакбыз. Соңыннан район мәдәният йортында фестивальгә нәтиҗә чыгарачакбыз. Бүләкләр дә булачак“, - дип фестивальне башлап җибәрде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге“ елына багышланган шаяннар һәм тапкыр бәйгесе дүрт өлештән торды. Оригиналь сәламләүдән башланган фестивальдә җыр-биюләр дә, шаяртулар да, сорауларга тапкыр җаваплар да, театральләшкән тамашалар да - барысы да бар иде иде. Тамашачы да, чыгышларны бәяләүче жюри да фестивальдән бәйрәм кәефе алып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев