Шыгайда узган иҗат концерты сәхнә осталарын берләштерде
Югары Акхуҗа, Сатмыш, Югары Ындырчы авыл җирлекләренең мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән иҗат концерты узды.
(26 сентябрь, "Апастово-информ").
Ул "Иҗат - тормыш үзәге, Дуслык - бәйрәм бизәге!" дип аталды.
Концерт шушы җирлекләргә, туган ягында, тормыштан тәм табып, аның бөтен гүзәллеген күреп яшәүче якташларга, кешелек кыйммәтләренә багышланды.
Кичә музыкаль-әдәби номерлар аудио-визуаль чаралар белән көчәйтелде. "Концертның төп максаты авылдашларны ял иттерү булса, икенчесе - районда барган "Көзмени соң әле күңелдә" иҗади проектында катнашу иде. Концертны Сатмыш авылы китапханәчесе Гөлчәчәк Гыйсмәтова һәм әле яңа гына вазифаларына керешкән Югары Акхуҗа авылы клубы мөдире Нияз Дәүләтшин алып барды. Сценарий авторы -Альбина Бәширова", -дип хәбәр иттеләр район мәдәният бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев