Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Табигать кочагына гармунчылар җыелды

Бөек Җиңүнең - 75 еллыгы, ТАССР оешуга - 100 ел, районыбызга - 90 ел тулу уңаеннан, “Гармун моңы - йөрәк җыры” гармунчылар фестивале башланып китте.

(22 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Бүген Зур һәм Кече Болгаер авыллары арасында урнашкан чишмә буена Әлмәндәр, Болгаер, Күккүз гармунчылары җыелды. Алар биредә фестивальнең сайлап алу турында катнашып, гармунда уйнау осталыгында көч сынаштылар. Тир-юньгә гармун, тальян, баян, мандолина һәм курай моңнары яңгырады.
Фестиваль-бәйгенең иң өлкән гармунчысы Радик абый Сабиров кече яшьтән үк гармун кылларын тарта. Бүген дә аның моңнарын жюри сокланып тыңлады.

“Тальянымны кулыма алгач, шатлыгым да, борчуым да онытыла. Гомерем буе ул минем тугры юлдашым булды”, - ди оста гармунчы.

Барлык гармунчыларның да чыгышлары истә калырлык, күңелләргә хуш килерлек иде. Гармунчылар фестивале районыбызда 4нче ел рәттән үткәрелеп килә. Аның чираттагы турлары Йомралы, Сатламыш һәм Балтай җирлекләрендә дәвам итәчәк.

“Сайлап алу турларында җиңгән сәләтле моң ияләре август ахырында район үзәк паркына чакырылачаклар. Биредә фестивальнең йомгаклау бәйрәмендә алар тагын бер кат чыгыш ясаячаклар һәм истәлекле бүләкләр алачаклар”, - дип белдерде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев