Тавышы сандугачка тиң аның
Апастан Энҗе Шәйхиева “Йолдызлык” фестиваленең зона этабында беренче урынны яулады.
(27 март, “Апастово-иинформ”).
Энҗе Шәйхиеваның сәхнәдән төшкәне юк. Аны фестивальләрдә, бәйгеләрдә еш күреп була. Моңлы, аһәңле тавышы белән күпләрне сокландыра ул. Бу юлы да “Тыңлачы, сандугач” җырын тамашачы көчле алкышларга күмде. Энҗе жюри тарафыннан югары бәяләнеп, Казанга чакыру алды.
-“Йолдызлык” фестивален бик нык яратам. 12нче ел катнашам. Тырышып әзерләнәм. Бүгенге җиңүемә дә чиксез шатмын. Әти-әниемә, фестивальне оештыручыларга - барысына да зур рәхмәт”, - диде яшь җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев