Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Түбән Барыш авылында республиканың Дәүләт җыр һәм бию ансамбле кунак булды

Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең “Туган ил“ программасы белән Түбән Барыш авылы тамашачысын ял иттерде.

(20 апрель, “Апастово-информ“).


Тамашачы аларны яратып та, сагынып та кабул итте. Көчле алкышлар тынып тормады. Тирә-күрше авыллардан да тамаша кылырга килүчеләр бар иде.
“Концерт Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтә. Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективының чыгышлары авыл халкы өчен көтелгән вакыйга. Ансамбль халыкның җыр-моңнарын саклап, буыннан-буынга тапшыра“, – диде районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
21 апрельдә Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты Түбән Биябаш авылында узачак. Керү – ирекле. 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев