“Театрда – заман сулышы“ фестивалендә гран-при иясе – каратунлылар
Районда инде 4нче ел “Театрда – заман сулышы“ фестивале узды. Аңа район мәдәният йортында нәтиҗәләр ясалды.
(1 апрель, “Апастово-информ“).
Район мәдәният йортлары, клублары каршында эшләп килүче түгәрәкләрнең эшчәнлеген автивлаштыру, халыкны сәхнәгә, мәдәнияткә тарту максатыннан үткән фестивальдә гран-прига Каратун мәдәният йорты каршында оешкан “Әйләнә сәхнә, әйләнә“ түгәрәге коллективы лаек булды. Алар район мәдәният йорты сәхнәсендә дә үз осталыкларын күрсәтте.
“Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы“ номинациясендә Каратуннан Гөлназ Насыйхова, “Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы“ номинациясендә Иске Йомралыдан Алмаз Сафиуллин билгеләп үтелде. Фестивальдә өченче урынны Иске Йомралы мәдәният йорты каршында оешкан “Елмай“ театр коллективы, икенче урынны Чирмешән авыл җирлеге үзешчәннәре, беренче урынны Югары Ындырчы мәдәният йорты каршында оешкан “Чишмә“ театр коллективы алды. Бу хакта Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев