Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Уйна гармун!” флешмобта

Республика бәйрәме кысаларында Казанда гармунчылар җыела.

(27 август, “Апастово-информ”).


30нчы августта Казанда “Уйнагыз, гармуннар!” 35нче республика бәйрәме старт ала. Ул Татарстанның 100 еллыгына һәм Татарстан республикасы көненә багышлана.

Бәйрәм Камал театры каршындагы мәйданда 11.00 сәгатьтә башлана. Кунаклар өчен матур күңел ачу программасы хәзерләнгән. Республиканың 43 районыннан килгән 100дән артык гармунчы тамашачыларга үзләренең талантларын күрсәтәчәкләр. Республиканың җыр һәм бию фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясаячаклар.

Хәмдүнә Тимергалиева, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Ришат Төхвәтуллин, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Әсәев чыгышлары көтелә.
Бәйрәм гармунчылар флешмобы белән һәм күңел ачуга килгән кунаклар катнашында Галиәсгар Камал театрыннан алып, Бауман урамы аркылы 1нче Май мәйданына күтәреләчәк һәм анда виртуоз гармунчылар халык яраткан матур җырларны яңгыратачаклар.

Гомумән алганда, бәйрәмгә катнашырга 300 гармунчы һәм 200 фольклор коллектив теләк белдергән.
Гармун бездә зур хөрмәткә ия. Татарстан Президенты яшь талантларга бушлай 100 гармун таратырга боерык бирде. 100нче гармун 30нчы августта “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәмендә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев