"Әйдә, шаярт" фестивале Зур Күккүз җирлегендә дәвам итте
Районда "Әйдә, шаярт" фестивале бара. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган.
(16 апрель, "Апастово-информ").
Татарча шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивале зоналарда уза. Беренче көнне ул Каратун җирлегендә булса, икенче көнне Зур Күккүз җирлеген шаулатты.
5 төркем үзенең чыгышын тәкъдим итте. Олы Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Чурибураш, Табар Черкене җирлекләре зур әзерлек белән килгән.
Соңыннан иң-иңнәр ачыкланып, район сәхнәсендә фестивальгә йомгак ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев