Югары Балтай авылы клубы каршында Тәмле бәйрәм узды
Авылдашларын котларга Татарстанның халык артисты Илсур Сафин да кайткан иде.
(23 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Ачык, саф һавада Югары Балтай авылы халкы өчен Тәмле бәйрәм оештырылды. Бәйрәм үзешчәннәр концерты, балалар уеннары, матур теләк-чыгышлар белән күңелле барды. Теләгән кешегә чәй табыны да көйләнгән иде. Авыл халкы, килгән кунаклар сый-нигъмәтләрдән авыз итте.
Авыл бәйрәменә Татарстанның халык артисты, мөгаллим Илсур Сафин да кайткан иде. Ул авылдашларына, килгән кунакларга җыр-моңнарын бүләк итте. Апасның 90 еллык юбилее белән тәбрик итте һәм җылы сүзләрен җиткерде.
“Барлык райондашларымны Апасның 90 еллык юбилее белән котлыйм, олысына, кечесенә ныклы исәнлек телим. Авылдашларыма исә мондый тәмле бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт белдерәм. Шундый матур, җылы көндә туган авылым халкы белән күрешү, аралашу - үзе бер ләззәт. Апас районы чәчәк атсын”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев