«Замандаш» төркеме кыр хезмәтчәннәрен ял иттерә
Район кырларында урып-җыю эшләре бара.
(2 август, "Апастово-информ").
"Кырларда күңелле дә мәшәкатьле дә вакыт. Җырдагыча, күкрәп уңган иген кырларын күрү күңелле. Игенчегә хөрмәт күрсәтү йозеннан, Апас мәдәният йорты каршында эшләп килгән "Замандаш" агитбригадасы төркеме кырларыбыздагы игенчеләргә төшке ял вакытында концерт тәкъдим иттеләр. Без Болгаер бүлекчәсе кырларында булдык. Үзешчәннәребезнең дәртле җырлары игенчеләрне югары уңышка рухландырсын', дип хәбәр итте район мәдәният йорты хезмәткәре Рамилә Вавилова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев