"Әйе, бер тиен дә акча бирмим мин сиңа, егеткәй ..."
«... Акчам юк диярмен. Шулай дисәм, ни пычагым кыра аласың син, ә! Тотып кыйныйсыңмы? Ю-ю-ююк, кулың күтәрелмәячәк… Беләм, күреп торам ич, мәрхәмәтле кешегә охшаган син».
Зөләйха көлемсерәп куйды. Чыннан да, нигәдер тиктомалдан гына, тиенләп җыйган акчасына алынган машинасында аны авылына алып кайтып барган егетне мыскыл итү, аннан көләсе килү теләге уянган иде. «Бу кавемнең барысы да бер чыбыктан сөрелгән, һәммәсе дә акча һәм хатын-кыз ярата, - дип уйлады Зөләйха. - Йосыф та акча ярата микән? Ә хатын-кызны ярата микән Йосыф? - дип, үз-үзенә сорау бирде ул. - Әйе, Йосыф та тырыша-тырыша акча җыя. Тик ул туйга дип, миңа өйләнергә дип. Их, Йосыф, Йосыф… Нишләп шундый икән син? Беркатлы, бала-чага кебек… Әйтерсең дөньяга бүген генә килеп, бүген генә тәпи атлап киткәнсең! Их, Йосыф, Йосыф!» - дип офтанды кыз һәм, шофёр егетнең җилкәсенә кагылып: - Кызурак бара алмыйбызмы? - диде. Якуб, гаҗәпләнеп, кызга борылып карады. - Әле бая гына акрын бар дигән идең… - Син хәзер артык акрынайдың бугай. Машина кызулый төште. «Йосыфка әйтергә кирәктер… барысын-барысын да сөйләп бирергә кирәктер, бәлкем, ә?… Ул мескен тырыша-тырыша туйга акча җыя бит. Әйтергәдер аңа, кирәкми дип…» ...
Реклама 16 +
Дәвамын укыйсыгыз килсә китабы безнең редакциядә сатыла бәясе 150 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев