Апас егетләре армиягә китте
Район тормышы

Апас егетләре армиягә китте

Районда 1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

  19 октябрьдә беренче төркем егетләр хәрби хезмәткә юл алды. Батыр, кыю егетләрне әти-әниләре, якыннары, дуслары белән беррәттән яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин, хәрби хезмәт ветераннары да озатып калды. Булачак солдатларга район башлыгы исеменнән бүләкләр бирелде һәм изге теләкләр җиткерелде.

  8 райондаш егетебезне хәрби бурычын үтәргә озаттык. Исән-имин хезмәт итеп кайтыгыз, горурлыгыбыз булыгыз егетләр.


Нет комментариев