Апас Үзәк ял паркында «Районыбыз үсеше – бердәмлектә» концертлары тәмамланды
Район тормышы

Апас Үзәк ял паркында «Районыбыз үсеше – бердәмлектә» концертлары тәмамланды

Апас Үзәк ял паркында «Районыбыз үсеше - бердәмлектә» дип исемләнгән җәйге иҗат концертлары тәмамланды.

  Әлеге иҗат кичәләре төрле коллективларның, оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү, хезмәттәшләрне берләштерү һәм район халкына күтәренке кәеф бүләк итү максатыннан уздырылды.

  Апас район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре әлеге проектка нокта куйды. Алар театральләштерелгән тамаша аша гадәти эш көненең торышын, гадәти һәм кызыклы якларын тәкъдим иттеләр. Тамашаның исеме дә "Бер эш көне" дип аталган иде.   Әлеге чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты.

#ЛетоВТатарстане #ТатарстандаҖәй


Нет комментариев