Апаста һәм Каратунда халык җыеннары узды
Район тормышы

Апаста һәм Каратунда халык җыеннары узды

Халык җыеннарында район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс Банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты.

(14 сентябрь, “Апастово-информ”).

Халык та бердәм булып килде. Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев җирлекнең эшчәнлеге белән таныштырып, халыкның көнкүрешен яхшырту өстендә даими эш алып барылуы хакында белдерде. Җирлек башлыгы үзара салым акчаларының да тиешле максатларда кулланылуын әйтеп узды. Луиза Сафина билгеләп үткәнчә, шәһәр тибындагы Апас бистәсе башкарма комитеты халык мөрәҗәгатьләрен карау һәм үтәү өстендә даими эшли. Халыктан җыелган үзара салым акчалары да тиешле максатларда тотыла. Каратун һәм Апас бистәсе республика программаларының да ярдәмен тоя. “Ак Барс Банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин республика казанышларын, халыкның көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән программаларның нәтиҗәле гамәлгә ашырылуы хакында чыгыш ясады. Шулай ук Апас районында башкарылучы мөһим эшләргә тукталды, социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен, уңышларын билгеләп узды.

 

Район башлыгы Айрат Җиһаншин райондашларны җылы сәламләп, районда мөһим инвестиция проектлары тормышка ашырылуын, яңа җитештерү оешмалары сафка басуын, эш урыннары булдырылуын әйтте. Җитәкчеләр Ил иминлеге сагында торучы хәрбиләргә, аларның әти-әниләренә, гаиләләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук районда намуслы эшләүче хезмәт ияләренә хөрмәт белдерделәр. Татарстан Республикасының Мактау тактасына кертелгән райондашларга сертификатлар тапшырылды.

 


Нет комментариев