Халык җыены иң беренчеләрдән булып Олы Болгаер җирлегендә узды.
(2 сентябрь, “Апастово-информ”).
Утырышта район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасары Ленар Хантимиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. Олы Болгаер авыл җирлегендә 135 хуҗалыкта 360 кеше яши. Кызганычка каршы, җирлектә 3 өлкән кеше вафат булган, туучы сабыйлар юк. Олы һәм Кече Болгаер авылларында шәхси хуҗалыкларда 420 баш мөгезле эре терлек асрала. 2026 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша терлек асраучыларга субсидияләр бирелгән.
“Җирлек буенча сыерларга 882 мең сум, сарык һәм кәҗәләргә 400 мең сум, атларга 20 мең сум, күпләп кош-корт асраучыларга 65 мең сум күләмендә субсидия акчалары түләнде. Узган ел ике авылда да 1 мең сумнан 192 мең сум салым акчасы җыелды. Ул Республикадан 870626,7 сум булып кайтты һәм кирәкле максатларда тотылды. Җирлек буенча салымны түләми калучылар юк”, - дип сөйләп үтте җирлек башлыгы Зилә Сәйфуллина.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендә барган эшләргә, күрсәткечләргә һәм дәүләт ярдәмнәренә тукталды.
“Бүгенге көндә 28 мең 910 гектар мәйданда бөртекле культуралар суктырып алырга тиеш идек. Шуның 21 мең 940 гектардан артыгы сугылган. Бу – 76 проценты тәшкил итә. Уртача уңыш – 36 центнер. Һава шартлары уңай булган очракта, 1 атнада бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләрбез дип уйлыйбыз”, - диде җитәкче. Радик Гыйсмәтов Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша ярдәм чаралары – сыер, кош-корт асраучылар, үгез сатып алучылар өчен субсидияләр турында да сөйләп узды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җаваплы чорда барлык райондашларны бердәм булырга чакырды, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләргә, волонтерларга рәхмәтен белдерде. Эш урыннары булдыру, халык санын арттыру, һәм киләчәктә районның социаль-икътисади үсеше өчен башкарылачак эшләрнең мөһимлегенә тукталды.
“Бүгенге көндә бездән активлыкны арттырып, бердәм булып яшәү таләп ителә. Районыбыз төрле проектларда катнаша. Алар безнең җирлектә гамәлгә ашырыла. Бердәм булганда гына – нәтиҗәләр була”, - диде район башлыгы.
Халык җыенында һөнәри уңышларга ирешүчеләргә “Электрон мактау тактасы” таныклыгы бирелде. Таныклыкка Рифат Низамов, Дамир Габдрахманов һәм Айрат Шәйхетдинов лаек булды.
Нет комментариев