Халык җыеннары Югары Акхуҗа, Сатмыш, Югары Ындырчы, Шәмбалыкчы җирлекләрендә дәвам итте.
Утырышта район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасары Ленар Хантимиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты.
Халык җыенында башкарылган һәм башкарылачак эшләр хакында сүз булды, халык үзен борчыган сорауларны бирде, мөрәҗәгатьләрне җиткерде. Авыл җирлеге башлыклары агымдагы ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Нет комментариев