Район кырларында көзге эшләр дәвам итә. Бу көннәрдә фидакарь хезмәткәрләр бөртеклеләрне җыю белән беррәттән, басу-кырлардагы шикәр чөгендерен алу һәм ташу эшен дә башлап җибәрде.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, быел шикәр чөгендере “Апас-мол” агрофирмасы һәм “Нуриев” хуҗалыгы кырларында үстерелгән. Ул - барлыгы 5093 гектар мәйданны били. Татлы тамыр уңышын җыеп алу эше беренчеләрдән булып “Апас-мол“ агрофирмасының Горбунов бүлекчәсендә башланды. Урта Балтай янәшәсендәге кырдан татлы тамыр алалар.
- Горбунов бүлекчәсендә 2 мең гектар җирдә чөгендер үсте. Чөгендернең уңышы яхшы. Яңгырлар аларга үсәргә мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта Урта Балтай авылының 350 гектарлы кырында эш бара. Бер көн элек 3 комбайн белән башлап җибәрдек. Бүген кырда 6 комбайн эшли. Бер гектардан уртача 550 центнер уңыш чыга. Һава шартлары азрак тоткарласа да, һәр аяз сәгатьнең кадерен белеп эшләргә тырышабыз, - ди Горбунов бүлекчәсе идарәчесе Илфар Җәләлов.
Нет комментариев