Районда хезмәт коллективларында очрашулар узды
Район тормышы

Районда хезмәт коллективларында очрашулар узды

Җитәкчеләр Апасның сөт-май комбинатында һәм “Электр челтәрләре”ндә булдылар.

(14 сентябрь, “Апастово-информ”).

Хезмәт коллективлары белән очрашуда район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс Банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты. Эшлекле очрашу барышында җитәкчеләр оешмаларның эшчәнлеге, эш шартлары, яңалыклар белән таныштылар, уңышларын да билгеләп уздылар.

Районны ут белән өзлексез тәэмин итү – район электр челтәрләре хезмәткәрләренең төп бурычы.  Оешмада 42 кеше хезмәт куя. Алар барсы да берлемле, югары һөнәри осталыкка ия.  Районда сөт комбинаты эшен уңышлы алып бара. Бүгенге көндә биредә сыр, коры сөт тулы куәтенә җитештерелә. 200 райондашыбыз даими эш урыннары белән тәэмин ителгән.

 


Нет комментариев