Халык җыены Әлмәндәр җирлегендә дәвам итте
Район тормышы

Халык җыены Әлмәндәр җирлегендә дәвам итте

Әлмәндәр авыл җирлегенең халык җыены Борнаш мәдәният йортында узды.

(2 сентябрь, “Апастово-информ”).

  Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасары Ленар Хантимиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты.  

  Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин билгеләп узганча, Борнаш, Әлмәндәр, Әҗем авылларында мәктәпкәчә яшьтәге 20 бала бар, аларның 16сы балалар бакчасына йөри. Мәктәптә 53 бала белем ала. Агымдагы елда 1 сабый дөньяга аваз салган.

Җирлектә үзара салым акчасына су насослары алынган, тирә-юньне чистарту эшләре башкарылган, юллар төзекләнгән. “Әлмәндәр җирлеге 2 грант отты. 2 миллион сум грант акчасына Әлмәндәр авылы мәдәният йорты каршына керү юлы төзекләндерелде, тракторга арба һәм ковш алынды. Җирлеккә 46 мөрәҗәгать керде. Алар багана башларындагы лампочкаларны алмаштыру, документ тутыру, су булмау, юл ачтыру, кыргый этләр белән бәйле иде”, - диде Ранис Әхмәтшин.

Ранис Ахметшин
Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин  Фото: Ләйлә Шигабеева

  Ул шулай ук Әлмәндәр авылы күперенә төзекләндерү кирәк булуын билгеләп узды. Халык исә хуҗалыклардан җыелган сөткә түләү һәм инеш буен чистарту сораулары белән чыкты. Урында ук бу сорауларга аңлатмалар бирелде.   Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы дәүләт ярдәмнәре турында сөйләде.

“Республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Бер баш сыер асрауга 6 мең 300 сум субсидия бирелә иде. Хәзер ул 10 мең сумга кадәр арттырылачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дәүләт ярдәме кертте. Аерым алганда, алты айга кадәр булган үгезләр сатып алуга субсидия бирелә. Субсидия күләме бер баш үгез өчен 35 мең сумга кадәр тәшкил итә, әмма үгез сатып алу чыгымнарының 50 процентыннан артыграк түгел. Бер шәхси ярдәмче хуҗалык 15 башка кадәр терлек сатып алганда субсидия алырга хокуклы булачак. Сезне дә катнашырга чакырам”, - диде Радик Гыйсмәтов.

Радик Гисматов
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов. Фото: Ләйлә Шигабеева

  Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда башкарылган эшләр белән таныштырды. Республика һәм федераль программалар нигезендә төзелеш һәм төзекләндерү эшләре баруын билгеләп узды.

“Волонтерлык төркемнәренә аерым рәхмәт әйтер идем. Районда 58 ноктада 568 волонтер үзеннән өлеш кертә. Гуманитар йөк җыюда да халкыбыз актив. Һәркемгә олы рәхмәт. Егетләребез исән-сау кайтсын”, - диде район башлыгы.


Нет комментариев