Зур Күккүздә узган халык җыенында җирлек башлыгы Рамил Җәләлиев агымдагы елда башкарылган эшләр, җирлекнең социаль-икътисади хәле турында сөйләде.
Халык җыенында район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасары Ленар Хантимиров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты һәм чыгыш ясады. Зур Күккүз җирлегендә 728 кеше яши. 2026 елда 1 бала дөньяга аваз салган. Кызганыч, 8 кеше вафат булган.
“Җирлектә 1 фермер хуҗалыгы, 11 шәхси эшмәкәр, 1 авыл хуҗалыгы кооперативы теркәлгән, 8 кеше үзмәшгульлек программасында катнаша, төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтәләр. Шәхси хуҗалыкларда барлыгы 326 баш мөгезле эре терлек, 139 савым сыеры, 18 баш ат, 596 баш ана сарык, 23 баш кәҗә, 299 оя умарта бар. Хуҗалыклардан сөтне 2 шәхси эшмәкәр җыя”, - диде Рамил Җәләлиев.
Җирлек башлыгы билгеләп узганча, көнкүрешне алып барырга үзара салымның өлеше зур. Бүгенге көндә Шонгаты һәм Түбән Барыш авылларына барлыгы 18 данә 230926 сумлык көнкүреш калдыклары контейнерлары, Зур Күккүз авылына 46400 сумлык су насосы алынган, Кече Күккүздә 41400 сумлык су линиясенә ремонт эшләре башкарылган. Әле күптән түгел генә Түбән Барыш авылында заманча җиһазландырылган кибет хезмәт күрсәтә башлаган. Алдагы җыелышларда күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе – Зур Күккүз авылында газ линиясе трубасын күтәрү дә уңай хәл ителү ягында, 231245 сумлык эш башкарылган. Шуның нәтиҗәсендә, су басу куркынычы булган урынны каршылыксыз чистартырга мөмкинлек булдырылган. Халык җыенында авыл өлкәннәре чәчелмичә, пар өчен калган җирләр, пай җирләре өчен борчылуын белдерде. Бу сорауга районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов ачыклык кертте. Пай җирләре өчен быел акчалата түләнәчәген дә әйтте.
Нет комментариев