Көн кадагында Газеты рубрикасы буенча яңалыклар
-
БАГЫШТА ШАТЛЫКЛЫ ВАКЫЙГА – КЛУБ АЧЫЛУ ТАНТАНАСЫ ҮТТЕ
"Авыл клублары" республикакүләм максатчан программасы нигезендә, Багыш авылында 300 урынга исәпләнгән заманча, барлык уңайлыклары булган клуб сафка басты. Ул фельдшер-акушерлык пунктын, китапханәне һәм спорт залын да үз эченә алган. Күптән көтелгән бу шатлыклы вакыйгага авыл халкы да бик теләп җыелды. Алар авылларында шундый зур төзелешләр алып барылуга, уңайлылыклар артуга ихлас...
-
Каз канаты, каз өмәсе – Байлык, муллык бәйрәме
Барыбыз да көтеп алган, борынгы күркәм йолаларны яңартып искә төшерүче бәйрәм - Каз өмәсе район мәдәният йортында быел да үзгә бер күңеллелек белән үтте. Халык кичке сәгать дүрттә үк мәдәният йортына агылды. Фойеда оештырылган күргәзмә-сәүдәдә ни генә юк иде. Чирмешән һәм Балтай авыл җирлекләре милли ризыклардан табын корып кыстыбый, коймак,...
-
Мин – бирмим, син – алма!
Коррупциягә каршы көрәш бүген иң актуаль мәсьләләрнең берсе булып тора. "Безнең төп максат җинаятьләрне ачу түгел, ә аны булдырмау, коррупциягә китерүче сәбәпләрне билгеләп, аларга вакытында чик кую", - ди коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Илгизәр Фәхретдинов. Районда Рәшид Заһидуллин рәислегендә 15 кешедән торган Совет оешкан һәм коррупциягә кагылышлы...
-
Егетләрнең асыллары көрәшләрдә сынала
Апас мәктәбенең зур спорт залында Татарстан беренчелегенә милли көрәш буенча районкүләм сайлап алу ярышлары үтте. 10 үлчәү категориясе буенча ике келәмдә 100дән артык яшь көрәшче бил алышты. Рөстәм Бикмөхәммәтов, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе инструктор-методисты. Районда яшьләр, мәктәп балалары арасында спортның бу төре соңгы елларда бик популярга әверелде. Монда...
-
Кем дөньяга кеше бүләк итә?
2006 елдан, Ана капиталы турында Указ игълан ителгәннән бирле, районда Ана капиталы сертификатын 670 әни алган. 22 ноябрь көнне район Пенсия Фонды бүлегендә район ЗАГС бүлеге инициативасы белән кабат тантаналы вакыйга булды. Әниләр көне уңаеннан икенче тапкыр әни булу бәхетенә ирешкән Таңсылу Хафизовага (Әлмәндәр), Розалия Насыйбуллинага (Апас), Рузилә Хантимеровага (Урта...
-
“ӘНИ” ДИЕП ДӘШҮ ШУНДЫЙ РӘХӘТ
"Янәшәмдә балалар булгач дөньям түгәрәк, барлык борчуларым да онытылып китә. Шатлыгыбыз булса да бергәләп сөенәбез", - ди Апас авылында яшәүче, дүрт бала әнисе Әлфия Сабирова. Ул яшьли тол кала. Бар кайгысын җиңеп ике баласын Раил белән Гөлнараны тәрбияли. Соңрак әнисе Фәнзилә апа белән киңәшеп 2-4 яшьлек Фидан белән Алияне тәрбиягә...
-
ЯРМИНКӘЛӘР...
17 ноябрьдә районыбыз җитештерүчеләре Казанда көзге ярминкәдә гөрләтеп сәүдә итеп кайтсалар, 18 ноябрьдә ярминкә район үзәгендә булды. Сәүдә нокталарында сатып алучыларга киң ассортиментта быелгы уңыш, кул эшләнмәләре һәм башка авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим иттеләр. Авыл җирлекләре, мәктәпләр берсеннән-берсе уздырып күргәзмәләр оештырганнар, мәктәп яны участокларында үстергән яшелчә, эшләнмәләрен алып килгәннәр иде....
-
Сыйлы көнең сыер белән, сөт, каймак һәм май белән
Иске Йомралы бүлекчәсенең сөтчелек фермасында югары күрсәткечләргә ирешеп эшлиләр. Хезмәт итү өчен биредә барлык шартлар да бар. Тиешенчә төзекләндерелгән, чиста тораклар, азык муллыгы күп сөт алуга этәргеч бирә. Башка бүлекчә савымчыларыннан аермалы буларак, монда дистә еллар дәвамында гаиләләре белән эшләүчеләр күп. Зөлфия һәм Рәмис Фәтхуллиннар әнә шундыйлардан. Алар үз группаларында,...
-
ӨЛКӘННӘРНЕҢ ИХЛАС СӨЕНЕЧЕ
Рәсәй Президентыннан 90 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарына юбилейлары уңаеннан котлаулар килү дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә Котлау открыткалары һәм район башлыгының бүләкләрен Апастан Мөршидә апа Сибгатуллова, Зинаида Школьникова, Шыгайдан Саймә апа Якупова олы рәхмәт хисләре белән кабул итеп алдылар. Бу тәбрикләүләрне аларга район...
-
Хезмәтегез хәтерләтә мең яшәгән горур имәнне
Кешене кылган гамәлләре бизи дигән бөек акыл ияләре. Ә район башлыгы Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллинның халык өчен, райондашларның уңайлы, җайлы, матур тормышы өчен куйган көчен, башкарган хезмәтләрен хәтерләп тә, санап та бетерә торган түгел. Эше, кылган гамәлләре белән ул районыбызның гына түгел, ә республиканың горурлыгына әверелде. Аңа талант, оештыру сәләте...
-
КӨЗГЕ ЧАКЫРЫЛЫШНЫ АЗАТ БАШЛЫЙ
2 ноябрь көзге чакырылышта армия сафларына китүче, районыбызның өч дистәгә якын егете өчен истәлекле бәйрәм чарасы буларак күңелләренә кереп калачак. Булачак солдатлар бәйрәмгә әти-әниләре, туганнары белән чакырылганннар иде. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин, сугыш һәм хезмәт ветераны Шәүкәт Хатыйпов, әфганчылар оешмасыннан Фиргать Мотыйгуллин, Айдар Хәйруллин һәм башка кунаклар егетләргә тормышның иң...
-
Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын – Шушы безнең уртак теләкләр
Тынычлык, дуслык булган җиргә бәрәкәт иңәр, - дигән борынгылар. Туган төбәгебездә милләтләр дуслыгы хөкем сөрә, һәр халыкның милли йолалары, үз традицияләре саклана икән, димәк бу бердәмлек дәвамлы, татулыгыбыз гомерлек булачак дигән сүз. Нинди милләт вәкиле генә булсак та, һәркайсыбызның максаты уртак - бер-береңә хөрмәт, ихтирам һәм эчкерсезлек кебек сыйфатларны саклау....
-
Михнәтсез кергән мал исәпсез китәр
11 кешелек район суд приставлары коллективы каравына ел башыннан прокуратура, судлардан барлыгы 2235 карар һәм башка төрле рәсми документлар керде. Шулар буенча 1907 үтәтү эше башкарылды, барлыгы 18 млн. 619 мең сум акча эзләтеп алынды. Район суд приставлары хезмәте җитәкчесе Альберт Абдрахманов: -Коллективыбызда һәр белгеч үз эшенә җаваплы карый. 5...
-
Яшь чемпионнар Апаста үсә
"Алтын алка" Боз сараеның ишекләре бер дә ябылып тормый. Мәктәптән кайту белән балалар бирегә ашыга. Төрле яшьтәге 323 бала хоккей, фигуралы шуу, шорт-трек түгәрәкләрендә спорт белән шөгыльләнә. Аеруча да хоккей түгәрәгенә яратып йөриләр икән. Бозга чыкканчы иң элек барысы да, яшь аермаларына карап, тренажер залларында күнекмәләр үтәләр. Ә бозда инде...
-
ҺӘР ЙОРТ “ЙОЛДЫЗ”ЛЫ БУЛСЫН!
Район почта элемтәсе бүлегендә подписчиклар көне үтте. Биредә районның "Йолдыз" редакциясе җитәкчелеге газета укучыларыбыз белән очрашты, аларның фикерләрен, уй-тәкъдимнәрен белеште. Райондашларыбыз киләсе яртыеллык өчен "Йолдыз" ("Звезда") газеталарына язылдылар һәм истәлекле дә, файдалы да бүләкләргә ия булдылар. Бу турыда тулырак газета битләрендә укыгыз.