КӨЗГЕ ЧАКЫРЫЛЫШНЫ АЗАТ БАШЛЫЙ
2 ноябрь көзге чакырылышта армия сафларына китүче, районыбызның өч дистәгә якын егете өчен истәлекле бәйрәм чарасы буларак күңелләренә кереп калачак. Булачак солдатлар бәйрәмгә әти-әниләре, туганнары белән чакырылганннар иде. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин, сугыш һәм хезмәт ветераны Шәүкәт Хатыйпов, әфганчылар оешмасыннан Фиргать Мотыйгуллин, Айдар Хәйруллин һәм башка кунаклар егетләргә тормышның иң...
2 ноябрь көзге чакырылышта армия сафларына китүче, районыбызның өч дистәгә якын егете өчен истәлекле бәйрәм чарасы буларак күңелләренә кереп калачак.
Булачак солдатлар бәйрәмгә әти-әниләре, туганнары белән чакырылганннар иде. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин, сугыш һәм хезмәт ветераны Шәүкәт Хатыйпов, әфганчылар оешмасыннан Фиргать Мотыйгуллин, Айдар Хәйруллин һәм башка кунаклар егетләргә тормышның иң җаваплы чорына аяк басуларын, илебез чикләрен, иминлегебезне саклау - һәр ир-егетнең бурыч эше икәнлеген тагын бер кат искәрттеләр, киңәшләрен бирделәр, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр. Илшат Паймурзин үз чыгышында быелгы чакырылышта югары белем алган һәм шулай ук хәрби техниканы яхшы белгән (аграр көллияттә укыган, палатка лагеренда чыныгу алган) егетләрнең күп булуына басым ясады. Әле яңа гына солдат хезмәтеннән кайткан Кызыл Тау егете Данил Нигьмәтуллин да райондашларына изге теләкләрен җиткерде. Очрашу җыр-биюләр белән аралашып барды. Булачак солдатларга кызлар чиккән кулъяулыклар тапшырылды. Хәрби комиссар көзге чакырылышның беренче повесткасын Кече Болгаер егете Азат Низамиевка тапшырды (рәсемдә). Азат 9 ноябрьдә ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә китәчәк. Тантана ахырында булачак солдатлар истәлеккә фотога төштеләр.
Бәйрәмдә хәрби темага кагылышлы төрле бәйге-конкурсларда актив катнашып призлы урыннар алган укучылар һәм укытучылар да сәхнәгә чакырылып бүләкләнделәр.
Булачак ил сакчыларына теләкләр изге: сезне һәрчак сагынып көтеп торучы якыннарыгыз барын онытмагыз. Намуслы хезмәт итеп исән-сау әйләнеп кайтыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев