Новости по рубрике - Тема дня "Газета"
-
Апаста җир эшкәртү эше дәвам итә
Авыл хужалыгында эшләр алтын чылбыр кебек үрелгән. Бөртеклеләрне суктырып алып, саламнар җыелганнан соң, туңга сөрү эше дәвам итә. Апас берләшмәсенең Сатмыш бүлекчәсендә дә нәкъ шулай. Без хезмәткәрләр белән авыл кырыендагы 123 гектарлык арпа кырында очраштык. -Бөртеклеләрне җыеп алу эше төгәлләнде. Хәзер менә җир эшкәртү эше бара. 1 мең гектар җирнең...
-
Апаста "Милләтләр кроссы-2017" ярышлары узды
Ярышта мәктәп һәм хезмәт коллективлары, өлкәннәр, җитәкчеләр актив катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы шартларда узды.
-
Апас укучылары ике тапкыр кайнар аш ашый
Район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина сүзләренчә, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты һәм район башкарма комитеты Карары нигезендә, яңа уку елыннан барлык мәктәпләрдә дә укучылар ике тапкыр кайнар ризык белән туклана. Файдалы, туклыклы һәм витаминлы ашлар әзерләнә. Апас урта мәктәбендә 663 бала белем ала. Алар өчен ашханәдә 6 хезмәткәр тәмле-тәмле ашлар...
-
Апаста “Тоннель“ операциясе үтте
Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе тарафыннан 14 сентябрьдә иртәнге 7.00-8.00 сәгатьләрдә Апас урта мәктәбе янында "Тоннель" операциясе оештырылды. Иртән балаларын мәктәпкә илтүче әти-әниләр юлда йөрү кагыйдәләренә буйсынамы? Юл сакчылары күбрәк шуңа игътибар итте. Балаларын махсус урындыкка утыртмаучылар, куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр бар икән әле. Шулай ук шоферлар арасында җәяүлегә юл...
-
Апас кырларында хезмәт шавы
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин сүзләренчә, 82 процент мәйданда эш инде төгәлләнгән. Уңыш узган елгыдан күпкә югары. Тырыш хезмәт ияләренә, фидакарь кыр батырларына хөрмәт һәм игътибар югары дәрәҗәдә. Комбайнчыларга кызыксындыру чарасы буларак, премияләр бирелә. "Свияга" берләшмәсенең Йомралы бүлекчәсе кырында да хезмәт нәтиҗәсе...
-
Олы Бакырчы авылында Корбан ашы узды
Олы Бакырчы мәктәбе коллективы авылдашлары һәм читтә яшәүче авылдашлары иганәчелеге ярдәмендә мул сыйлы табын әзерләп Корбан ашы уздырды. Мәҗлестә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Татарстан Республикасының Диния назәрәте вәкилләре катнашты. Мәҗлестә вәгазьләр сөйләнде, мөнәҗәтләр әйтелде, догалар укылды. Халык бик рәхмәтле булды.
-
Апаста көзге «Милләтләр кроссы” булачак
-16 сентябрьдә Апаста көзге «Милләтләр кроссы" уздырылачак. Район хуҗалыклары, оешма-предприятиеләр, мәктәпләр командаларын, спорт ветераннарын көтеп калабыз,-дип өнди район яшьләр эше, спорт комитеты җитәкчесе Рафис Хәбибуллин. -Килегез, катнашыгыз, җиңүчеләргә-бүләкләр! Старт "Сәләт" бинасы янәшәсендә. Ришат Җамалиев.
-
Йомралы җирлегендә яңа җитәкчеләр
Авыл җирлеге башлыгы итеп, бүгенге көндә Йомралы бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Муратов билгеләнде. Аграр көллияттә директор урынбасары булып эшләүче Гөлүсә Галләмиева Йомралы мәктәбе директоры итеп билгеләнде. Эшләрендә уңышлар телибез!
-
Апаслылар гриппка каршы әзерләнә башлады
5 сентябрьгә район ФАПлары (алар барлыгы-57), үзәк поликлиникага 2322 доза вакина кайтарылды. Бу препаратны хәзер йөкле яшь әниләргә, 6 айлык бәбиләргә дә ясау мөмкин, чөнки балалар һәм йөкле әниләр өчен чыгарылучы "СОВИГРИПП" составында төрле консервантлар юк, киресенчә, организмның иммунитетын ныгытучы матдәләргә бай ул. Безнең районга ике көннән дәүләт план-программасы буенча...
-
Апас районында шикәр чөгендере алу башланды
Горбунов берләшмәсе игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен тәмамлап, шикәр чөгендере алуга кереште. Дәвеш авылы янында 250 гектарлы чөгендер кырында алты комбайн эшли. Бер төягеч, янгын сүндерү машинасы куелган. Шунда ук төяп ташып та баралар. - Шикәр чөгендере алу эшен башлап җибәрдек. Һава шартлары бозылып торса да комбайннар ике смена эшлиләр. Көнгә...
-
Апаста тантаналы итеп паспортлар тапшырдылар
Менә 4 ел инде Апас "Туган төбәк" үзәк музеенда һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә 14 яше тулган яшүсмерләрне кунакка чакыралар. Бу көнне аларга тәүге документ-паспортлар тапшыру тантанасында район хакмимяте вәкилләре, район паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчелеге дә катнаша. 24 авгуттта 20 егет һәм кызга дуслары, туганнары катнашында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев,...
-
Апас аграр көллиятендә Белем көне үтте
Апас аграр көллиятенә беренче курска быел 75 егет һәм кыз кабул ителде. 4 сентябрьдә 260 студент өчен көллияттә уку аудиторияләренә, сыйныфларга чакырып беренче кыңгырау яңгырады. Тантанада район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов катнашты. Уку алдынгысы Сергей Васильев, Татарстан авыл...
-
Апас үзәге матурлана, халык өчен уңайлыклар арта
Район хакимияте бинасы каршында моннан 30 ел элек пьедсталга бастырылган Ленин һәйкәлен үзәк сквердан узучылар хәзер шулай бөтен килеш күрә ала. Аны өлешчә томалап торучы трибуна сүтелеп, бушап калган урыны төзекләндерелә һәм биредә чәчәклек булачак. Ә Апас "Туган як" музее янәшәсендәге бушлыкта узган атнада менә шундый заманча, түләүсез автотукталыш ачылды....
-
3 сентября работники нефтяной и газовой промышленности отметят свой профессиональный праздник
В нашем районе на все сто процентов выполнена программа по газификации, что позволило улучшить жизненно-бытовые условия населения. Это большое достижение района. От всей души поздравляю вас с профессиональным праздником! Желаю крепкого здоровья, достатка, покорения новых высот! Рашид Загидуллин, глава Апастовского района.
-
Мөселман кардәшләребез 1 сентябрьдә Корбан гаете бәйрәмен билгеләп үтә
Бу бәйрәм һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә өндәсен. Һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен. Элеккедән килгән гореф-гадәтләр буенча бу көнне мөмкинлеге булган кеше сәламәтлеге, иминлеге хакына корбан чала, мөэмин-мөселманнарга таратып, савап, әҗер ала. Укыган намазлар, догалар, биргән сәдакаларыбыз кабул булсын, тынычлыкта, иминлектә исән-сау...