Новости по рубрике - Тема дня "Газета"
-
Республикабыз, туган җиребез үзенең кешеләре белән бөек
Игенчеме ул, галимме, сыер савучымы - кем генә булмасын, алар республикабызның терәге, көче, бердәмлеге. Татарстаныбыз үзара дуслык, килешү, татулык символы булып тора. Бу - бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм хәзинә. Барча райондашларга, кайткан кунакларга сәламәтлек, якты киләчәк, мул, бәрәкәтле тормыш, ил-көннәребезнең имин булуын телим.
-
30 август – Республика көне уңаеннан Апаста бәйрәм чаралары программасы
30 август - Республика көне уңаеннан Акхуҗа авылында яңа спорт мәйданы ачыла, асфальт юл кулланылышка тапшырыла. Шулай ук 10.00 сәгатьтә Үзәк паркта бәйрәм чаралары уза. Кунакларны төрле милләт вәкилләренең ансамбльләре каршы ала. Бәйрәм "Кызу урак өстендә дә гармун эшкә көч өстәде..." театраль күренеш белән башланып китә. "Гармун моңы-йөрәк җыры" фестиваленә...
-
Горбунов берләшмәсе комбайнчылары 2 мең тоннадан артык иген суктырып икенче тапкыр премия алу бәхетенә ирештеләр
Районыбыз игенчеләре көнне төнгә ялгап, һава шартлары яхшы булганда бар көчләрен биреп эшлиләр. Берләшмәнең Фирдүс Ибәтуллин, Марат Гыйбадуллин, Илгиз Зиннуров экипажлары район башлыгы Рәшид Заһидуллин кулыннан икенче тапкыр 5 мең сумлык премия алу бәхетенә ирештеләр. - Игеннең чыгышы бик әйбәт. Шатланып эшлибез. Яңгырлар яумасын да, комбайннарыбыз ватылмасын, - диләр алар.
-
Апастан Шәриповлар рекорд куйдылар
Горбунов берләшмәсеннән әтиле-уллы Шәриповлар 24 мең тоннадан артык иген суктырып икенче тапкыр 5 мең сумлык премиягә ия булдылар. Әлеге премияне район башлыгы Рәшид Заһидуллин тапшырды. - Көнне җөнгә ялгап эшлибез. Тырышкач бар да була. Премияләр бирү дә бик зур көч өсти, рәхмәт, - диләр алар. Район башлыгы барлык кырларда да...
-
Районыбыз басу-кырларында бөртеклеләрне җыеп алу эшләренең 60 проценттан артыгы тәмамланды
24 августка район буенча 18282 гектарда, 69840 тонна бөртеклеләр җыеп алында. Гомуми уңыш 38,2 центнер тәшкил итә.
-
Зур Болгаерда юл төзелеше башланды
Зур Болгаер авылы халкы өчен тагын бер яңалык, тагын бер уңайлылык. Авылның Совет һәм Бакча урамнарына таш өслекле юл салу эшләре башланды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин авыл җирлеге башлыгы, юлчылар белән очрашып, эшнең барышы белән якыннан танышты. - Авылыбыз халкы юлсызлыктан бик интекте. Халык җыеннары вакытында район башлыгына мөрәҗәгать иттек....
-
Апас районының кыр батырлары сертификатлар алды
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин 200 гектарлы арыш кырында АгроАктив игенчеләренә "Апас" тамгасы белән кепкалар таратты һәм премияләр тапшырды. Илнар Шиһапов, Рәзил Сөнгатуллин, Раил Нигъмәтуллин экипажларының комбайнчыларына бер мең сум акчалата һәм бер тонна икмәк өчен, ә ярдәмчеләренә 500 сум акчалата һәм 500 килограмм икмәк өчен сертификатлар тапшырылды. Шулай ук иген...
-
Горурланырлык игенчеләребез бар
Районыбыз басу-кырларында бөртеклеләрне җыеп алу эшләре көннән-көн алга бара. Эш нәтиҗәләре буенча Апас республикада икенче урында. 21 августка район буенча 15172 гектарда, 57960 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Гомуми уңыш 38,2 центнер тәшкил итә. Хуҗалыклар көзге бодайны тулысынча җыеп амбарларга салды. Бүгенге көндә көзге арыш, арпа, борчак җыеп алу эшенә керештеләр....
-
Апаста Бассейн төзелеше башланды
Апасның үзәк стадионында бассейн төзү эшенә керештеләр. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин эш барышы белән якыннан танышты. - Бассейн өчен катлаван казу эшенә керештек. Биредә бер экскаватор, бер машина эшли. Әлеге бинада балалар һәм зурлар өчен бассейн, чишенү-киенү бүлмәләре, ял бүлмәсе булачак, - ди "Фортекс" оешмасының эш бирүче белгече Алексей Попко.
-
Алдынгыларга премияләр тапшыру дәвам итә
Районыбыз басу-кырларында урып-җыю эшләре кызу темпларда бара. Эш нәтиҗәләре буенча Апас республикада икенче урында. 17 августка район буенча 10945 гектарда, 40060 тонна бөртеклеләр җыеп алынды. Гомуми уңыш 36,6 центнер тәшкил итә. Барлык хуҗалыклар да һава шартлары яхшы булганда, көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Горбунов, Йомралы берләшмәләре, "Табар", "Нур" хуҗалыклары, Вахитов крестьян-фермер хуҗалыгы...
-
Сатмыш халкы суга тиенә, һәр өйдә су краннан ага
Сатмыш авылы халкы сузызлыктан озак интекте. Бигрәк тә авыл уртасындагы Күл, Яр буе урамнарында яшәүчеләргә кыен булды. 1970 елларда метр ярым тирәнлектә генә казылган суүткәргечләр кышкы туңда ярылып үзәкләренә үтте. - Фермадан эштән кайтам да, кышын авыл уртасындагы, авыл артындагы чишмәләргә көянтә-чиләк тотып суга китә идем. Аларга барып җиткәнче ике-өч...
-
Апаста тагын өч комбайн экипажы 5мең сумлык премия алды
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин басу-кырларда булып алдынгы комбайнчыларга 5 мең сум күләмендә премия тапшырды. Әлеге премиягә Горбунов берләшмәсеннән әтиле-уллы Ибәтуллиннар, Марат Гыйбадуллин, Айрат Шәйхетдинов экипажлары лаек булды. Район башлыгы һәрберсенә Апас тамгасы белән кепкалар да бүләк итте. - Безнең эшне күреп, кызу урак өстендә шулай зурлап акчалата премия биргәннәре өчен...
-
Апаста әтиле-уллы Шәриповлар 5мең сум премиягә лаек булдылар
Урак башланган көннән бирле алдынгы урыннарда баручы Шәриповлар, комбайнчылар исемлегендә беренче урында. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Дәүләки бүлекчәсе көзге бодай кырында әлеге экипажга "Уңыш - 2017 ", Иң яхшы экипаж байрагын һәм 5 мең сум күләмендә премия тапшырды. Шулай ук кырдагы барлык хезмәткәрләргә "Апас" тамгасы белән кепкалар бүләк итте. Эшләрендә...
-
Апас игенчеләре төнлә дә эшлиләр
Горбунов берләшмәсендә урып-җыю эшләре тәүлек әйләнәсе бара. Көндез теземнәргә салган игеннәрне, төнлә суктырып амбарларга ташыйлар. Төнге уникедән соң Дәүләки бүлекчәсе кырларында кызу эш кайный. Сигез комбайн суктыра, дүрт КамАЗ ташып тора. Янгын сүндерү машинасы кизү тора. Багыштан Илнур Хәмидуллин җәйге каникул көннәрендә туган як басу-кырларына эшкә кайткан. - Нефтехимия колледжында...
-
Апаста район “Уңыш-2017” штабы оешты
Татарстан Премьер-Министры Алексей Песошин 5 августта үткәргән киңәшмәдә кабул ителгән 31 нче карар-поручение нигезендә Апас районында быелгы урак чорында эш штабы оештырылды. Аның җитәкчесе итеп район башлыгы Рәшид Заһидуллин, урынбасары итеп, килешү нигезендә "Ак Барс" Холдинг Компаниясенең агропромышленность тармагы буенча генераль директор урынбасары Камил Галиев билгеләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе...