Новости по рубрике - Тема дня "Газета"
-
Апас районы балалары Кырымга ял итәргә китте
Бүген районыбызның уку алдынгылар, спортсменнары, барлыгы 46 укычы Кырымга ял итәргә китте. Әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр газиз балаларын озатырга шатланып та, дулкынланып та килгәннәр иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин балаларга тәртипле булуларын, чыныгып, ял итеп, укырга яңа көч туплап исән-сау әйләнеп кайтуларын, әти-әниләргә сабыр булып, газизләрен шушы урында...
-
Апаста гармунчылар фестиваленең зона турлары бара
"Гармун моңы-йөрәк җыры" халык уен коралларында уйнаучылар фестиваленең зона турлары башланып китте. Шуның беренчесе Әлмәндәр мәдәният йортында булып узды. Бирегә җиде авыл җирлегеннән, 23 чыгыш каралды. Чыгыш ясаучылар арасында өлкән буын белән бергә яшьләр дә бихисап иде. Ансамбльләр, аерым чыгыш ясаучылар, моңлы көйләре, эчтәлекле җырлары, төрледән-төрле уен коралларында уйнап Әлмәндәр...
-
Апаста игенчеләр өчен агитбригада чыгыш ясый
Кырларда эшләүче игенчеләр өчен, төшке аш вакытында, район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең моңлы җырларын җырладылар. Җәйге кояш астында эшләүче механизаторларның күңелләрен күтәреп, алга таба тагында тырышлык белән эшләр өчен көчләр бирделәр. Шулай ук урак эшләренең барышы белән танышу максатыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбәдуллин басу-кырларда булып игенчеләр белән очрашты.
-
Апаска Марат Әхмәтов килде
Районга урып-җыю эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән вертолеттан басу-кырларны карап әйләнгәннән соң Дәвеш бүлекчәсенең 86 гектарлы көзге бодай кырында хуҗалык җитәкчеләре белән очрашты. Җитәкче-белгечләр белән җанлы әңгәмә барышында республика кунагы комбайннарның төзеклелеге,...
-
Дәүләкидән Ибатуллиннар тырышып эшлиләр
Районыбыз басу-кырлары комбайннар гөрелтесенә күмелде. Барлык хуҗалыклар да урып-җыю эшләренә керешеп бара. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кырларда булып, урып-җыю эшләре белән якыннан таныша. Механизаторлар, белгечләр белән очрашып, килеп туган мәсьәләләрне урында хәл итәргә тырышалар. Горбунов берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсе игенчеләре Зөя буендагы 800гектарлы көзге бодай кырында эшләрен дәвам итәләр. Биредә өч...
-
2 август – Тимерьюлчылар көне һәм Һава десанты гаскәрләре көне
2 август - Тимерьюлчылар көне. Безнең районыбыз аша Горький тимер юлы уза. Бу тармакка бәйле барлык хезмәтчәннәрне, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Аларга изге теләкләремне юллыйм. Поездлар хәвеф-хәтәрсез йөрсен, юллар төзек булсын! Барлык тимерьюлчыларга исәнлек, бәхет, иминлек телим. 2 август - һава десанты гаскәрләре көне. Биредә хезмәт иткән һәм итүче...
-
3 августта узачак Хәйрия концертында түбәндәге җырчылар катнашачак
Бик шәп булыр дип көтелә. Рәхим итегез! Билет бәясе - 100 сум. 1. Раян Садриев 2. Ленар Нигматзянов + Альбина Баширова 3. Луиза Сафина + Айрат Айтуганов 4. Гульнара Галиакберова 5. Рамиля Вавилова 6. Земфира Мухаметшина 7. Роза Нурмиева + Рэмис Ногманов 8. Регина Мухитдинова (бию) 9. Алия Нуриева +...
-
Апаста урып-җыю эшенә керештеләр
Горбунов берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсендә 30 гектарлы көзге арыш кырында 2 комбайн, 2 КамАз, 2 преслаучы трактор эшли. Урып җыю эшләрен район башлыгы Рәшид Заhидуллин, Ак Барс холдингы генераль директоры Иван Егоров катнашында хәерле сәгаттә башлап җибәрделәр.
-
Тимер юл кичүләрендә ремонт булачак
- Поездлар һәм автомашиналар хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 7 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге тимер юл кичүләрендә ремонт эшләре башкарылачак: 28.07.17 ел. Каратун-Кильдураз юлының 79,81 километрында; 31.07.17 ел. Колангы-Ключи юлының 58 нче километрында һәм Ключи-Каратунның 75 нче километрында. Ремонт эшләре барышында автотранспорт чаралары бер як юнәлештә һәр 30 минутның...
-
Апаста сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышты
Борнаш авылы фермасында районның сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары һөнәри осталыклары буенча сыналдылар. 24 сыер савучы һәм 11 ясалма орлыкландыру технологы өч этапта ярыштылар. Теориядә һәм практикада сынатмады райондашларыбыз. Соңыннан иң осталар ачыкланды. Җиңүчеләрне тәбрик итәргә район башлыгы Рәшид Заһидуллин килде. Соңыннан терлекчелек тармагында эшләүчеләр Борнаш урта мәктәбе ашханәсендә...
-
В Азбаба прошел праздник Петра и Павла
В деревне Азбаба праздник проводиться в первый раз, но несмотря на это, мероприятие собрало на главной улице деревни очень много народа. На празднике были представители всех национальностей нашего района. Для собравшихся гостей был шашлык, горячий чай, а также на входе была установлена полевая кухня. Были и развлечения для детей разных...
-
Кем биеккәрәк сикерә - Апас паркына скейт-трекка килерсез!
Апас үзәк ял паркында төзелеш дәвам итә. Аның уртасындагы шарлы фонтанлы күл ясалма таш белән матур итеп тышланды. Паркның көнчыгыш чигендә скейт-трек, җәйге заманча кинотеатр, санитар зона урнашачак. Подрядчылар тәгәрмәчле тактага басып йөрергә яратучыларга махсус фанерадан каток-трамплин ясау өчен мәйданчыкны бетонлау, аны яктырту, видеокүзәтү системасын монтажлауны төгәлләделәр. Соңгы өмәләрдә балалар...
-
Апаста коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашында чираттагы утырыш узды. Ул урта һәм кече эшмәкәрлекне җәелдерү, аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча район башкарма комитетының эшчәнлеге, муниципаль хезмәттә Закончалыкларның үтәлеше, керемнәр, мөлкәт турында мәгълүмат тапшыру нәтиҗәләре, комиссиянең эшчәнлеге, гражданлык актлары халәте мәсьәләләрен үз эченә алды. Җыелышны район башлыгы урынбасары...
-
Элемтәчеләр безнең иминлекне кайгырта
-«Имин район» Татарстан хөкүмәте программасы буенча без район үзәгенең 7 ноктасына видеокүзәтү камералары кую өчен махсус, сакланган элемтә кабельләре суздык. Бу видеокамераларның икесе июль аеннан башлап Апасның Үзәк ял паркы территориясен тәүлек буе күзәтү астында тота. Видео сигнал исә турыдан-туры Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мониторларына китә. Элемтә каналы район эчке...
-
Апаста су юллары яңара
Апаста 12,5 чакрым озынлыкта су юллары яңара. Әлеге үзгәреш район үзәгенең Ленин, Октябрь, Кызыл Армия, Киров, Садри Җәләл, Муса Җәлил һәм башка урамнарын үз эченә ала. Аңа Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 37 миллион 100 сум акча бүленеп бирелгән. Эшне "Альтаир-1" оешмасы башкара. - Су юллары искергән. Алар барысы да яңартуны...