Апас көрәшчесе Данил Нәҗмиев призлы урын яулап кайтты
Спорт

Апас көрәшчесе Данил Нәҗмиев призлы урын яулап кайтты

Кама Тамагы районында узган татарча көрәш ярышларында Апас командасы да катнашты.

(27 май, “Апастово-информ”).



“Татарстан беренчелегенә узган көрәш ярышларында 2000-2002 елгы егетләр көч сынашты. Апас командасы да келәмдә сынатмады. Нәтиҗәдә - Апас егете Данил Нәҗмиев 85 кг. авырлыкта - дәрәҗәле 3нче урынга лаек булды. Ул Мактау грамотасы, медаль һәм акчалата бүләккә ия булды”, - дип хәбәр итте көрәш буенча тренер Ринат Гыйламов.


Нет комментариев