Апаста чаңгы сезоны ябылды
Спорт

Апаста чаңгы сезоны ябылды

Апасның Чаңгы үзәгендә быелгы сезонның соңгы чаңгы ярышы узды.

(27 март, “Апастово-информ”).


Ярыш мәктәп укучыларының Спартакиадасы кысаларында узды. Биредә төп һәм урта мәктәп командалары катнашты. Чаңгы эстафетасы “Без – сәламәт тормыш яклы” девизы астында оештырылды.

Барлык җиңүче командалар да Мактау грамотасы һәм медальләр алды.


Нет комментариев