Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апаста регионара футбол фестивале узды

Апаста узган регионара футбол фестивалендә Яр Чаллы, Ульяновск, Казан, Тәтеш районыннан килгән командалар катнашты. Апас данын 2 команда яклады.

(1 май, "Апастово-информ").


Уеннар бик кызу барды. Спорт сөючеләрне яңгыр да куркытмады. Һәр команда җиңү өчен тырышты.

"Уеннар бик кызу барды. Бәйрәм көнен сәламәт яшәүгә багышлаган егетләр күтәренке кәефтә уйнады. Көч биреп торырга гаиләләре, балалары да килде", - диде ярышны оештыручы Булат Шәфигуллин.

Футбол уеннарында беренче урында - Яр Чаллы, икенче урында - Тәтеш, өченче урында Апас командасы.
Җиңүчеләргә симәнке җитештерү компаниясе бүләкләр әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев