“10 елдан артык шушы вазифаны үтим”
Танай-Турай авылында яшәүче Римма Шәйхетдинова район үзәк китапханәсендә хезмәт итә.
Мәдәнияттә, спортта, гомумән тормышта үз тырышлыгы белән ирешкән уңышлары күп аның. Тормыш иптәше Илнар белән бер сулышта гомер итәләр, гаилә кыйммәтләрен саклап яшиләр. 4 балалары да берсеннән-берсе сәләтле, актив һәм тырыш.
Римма – Танай-Турай авылында урнашкан 930нчы сайлау участогы әгъзасы.
-Районның территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан, үзем яшәгән җирлектә сайлау комиссиясе әгъзасы булырга тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдимне бер сүзсез кабул иттем. 10 елдан артык шушы вазифаны үтим. Һәр сайлауга ныклап әзерләнәбез. Сайлаучыларны каршы алып, аңлатып, изге теләкләр белән озатып калабыз, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев