Әлмәт районында юлда фаҗига: ирле-хатынлы парның гомере өзелгән
Язмыш

Әлмәт районында юлда фаҗига: ирле-хатынлы парның гомере өзелгән

9нчы апрель Әлмәт – Мөслим автоюлының 10 нчы чакрымында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

  «Лада Калина»ның 77 яшьлек йөртүчесе кирегә борылырга теләгән. Ул юллар кисешкән урында да булмаган. Борылганда «Sitrak» йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинаның йөртүчесе һәм аның 77 яшьлек хатыны урында ук үлгән.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/almat-raionynda-iok-masinasy-katnasynda-avariyada-irle-xatynly-parnyn-gomere-ozelgan-5872202

Фото: Видеодан скриншот «Интертат»


Нет комментариев