Апас сәхнәсендә – газчылар һәм электрчылар
Район башлыгы тәкъдиме белән хезмәт коллективларының иҗат концертлары башланып киткән иде.
(27 сентябрь, “Апастово-информ”).
Бу юлы газ хезмәте күрсәтү, электр челтәрләре, энегросбыт коллективлары чыгыш ясады.
Районыбыз талантларга бай. Җитди һәм җаваплы һөнәр ияләре арасында күп кенә сәләтләр яшеренеп ята. Әлеге чараның максаты да, аларны сәхнәгә чыгару, таныту, тормышларын җанландыру. Районның мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә беренче тапкыр зур сәхнәгә чыгучылар да бар.
Газ хезмәте күрсәтү, электр челтәрләре, энегросбыт хезмәткәрләре арасында да сәхнә осталары күп булуы ачыкланды. Алар җыр-моңга да гашыйк, матур итеп бииләр дә, өздереп гармунда да уйныйлар. Шул ук вакытта хезмәт вазифасында да сынатмыйлар.
Тамашачы зал тутырып килде, чыгыш ясаучыларны алкышларга, чәчәкләргә күмде.
Иҗат концертлары дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев