Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмыш

Апасның Кыр урамында яшәүчеләр кичләрен изге эшкә багышлый

Алар маскировка челтәре үрү өчен тасмалар әзерли.

  (18 сентябрь, “Апастово-информ”).

  Кичке эңгер-меңгердә урамнар буйлап атлаганда, багана уты яктысында сөйләшә-сөйләшә нидер эшләүче апаларны очраттым. Шаярып та алалар, бер-берсен куәтләп тә куялар.

  “Алдан да кич утырырга чыга идек. Хәзер менә тасмалар әзерлибез. Кичке эшләр тәмамлангач җыелабыз да, сәгать уннарда гына керәбез. “Алга” яшүсмерләр клубына да йөреп эшлибез. Анда эшләп кенә үрергә өлгертеп булмый. Чөнки безнең маскировка челтәрен махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез көтә”, - диләр апалар.

  Әле берсенең капка төбенә, әле икенчесенең ишегалдына җыелалар. Урындыкларын тезеп, җепләрен сузып куялар да, эшкә тотыналар. Таһирә Шәфигуллина, Рузилә Фәхретдинова, Миңсылу Хәсәнова, Гөлфия Ибраһимова, Равия Кадыйрова, Рузалия Закирова, Талия Абдрахманова, Гөлсинур Шәфигуллина инде остарып та беткәннәр. Сафлары көннән-көн тулылана бара. Габбас абый Шәфигуллин төргәктән аларга 1,5 метрлы тасмаларны кисеп тора. Әлеге кисәкләрне апалар бәйләр өчен көйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев