Азат Фазлыев Нәгыймова турында: «Бәлки, Ильмира белән Руслан бергә дә булырлар әле»
Җырчы Азат Фазлыевны Руслан Кираметдиновның туган көн концертында, сәхнә артында «тотып алдым». Күптән аралашканыбыз булмаган икән. Җырчы белән тормышындагы һәм иҗат яңалыклары хакында җәһәт әңгәмә корып алдык.
– Азат, сезне Руслан Кираметдинов белән нәрсә бәйли? Сез ни дәрәҗәдә дус?
– Руслан белән без күптәннән аралашабыз. «Татар моңы», «Йолдызлык», «Сандугач керде күңелгә» кебек төрле бәйге-фестивальләрдә катнаша идек. Бүгенге көндә дә якын аралашабыз. Шулай булмаса, бүген мин бу концертта булмас та идем. Даими ярдәмләшеп торабыз, бер-беребезне көндәш итеп күрмибез. Һәрберебезнең үз стиле, үз тамашачысы, үз җыры.
– Алсу нигә килмәде?
– Алсу да катнашырга тиеш иде бүгенге концертта. Минем дә тавыштан сизәсездер, гаиләбез белән чирләдек. Мин терелеп киләм инде, Алсу авырта гына башлады әле. Зифа балалар бакчасыннан вирус алып кайтты да, миңа да, Алсуга да, абыйларына да күчте. Шуңа күрә үземә генә чыгыш ясарга туры киләчәк.
– Сез – татар эстрадасындагы үрнәк гаиләләрнең берсе. Алсу белән инде ничә еллар матур гомер кичерәсез. Русланның гаиләсендә ыгы-зыгылар чыккан вакытта аңа нинди киңәшләр бирдегез?
– Бу тормышта берәү дә «бу әйбер мине читләтеп узар» дип әйтә алмый. Руслан белән генә түгел, минем белән дә, башка кеше белән дә булырга мөмкин иде мондый хәлләр. Чөнки хәзер яшь гаиләләр түзәргә яратмый... Безнең әниләрдәге сабырлыкның аларда тамчысы да юк. Ә тормыш үзгәрә тора. Хәзер интернет заманы, кайбер адымны кеше интернеттан күреп тә ясап куярга мөмкин.
Без дә гаиләбезне саклап тотарга тырышабыз. Барыбыз да – адәм балалары, безнең дә төрле вакытлар була. Әгәр миңа килеп «бүгенге көндә без – идеаль гаилә» дип әйтәләр икән, мин ул кешеләргә «грамм да» ышанмаячакмын. Ничек кенә матур күренсәләр дә, кеше гаиләсенең эчке кухнясын берәү дә белми. Кайбер кешеләр виртуаль дөньяда бик оста театр уйный.
Әмма шуны әйтәсем килә: Руслан да, Ильмира да, гаиләләре таркалу белән генә югалып калмадылар. Уртак балалары бар. Икесе дә балаларын яраталар. Русланның бик бала җанлы кеше икәнен дә беләм. Белеп булмый, бәлки, киләчәктә, алар бергә дә булырлар әле. Барысы да Ходай кулында. Ничек кенә булса да, хәерле булсын.
«Иҗат ул – күңел ризыгы»
– Иҗатта нинди яңалыкларыгыз бар?
– Безнең быел гастрольләр Яңа елдан соң башлана. Минем инде күптәннән үземнең генә сольный концертымны кую хыялым бар иде. Казанда концерт бирәчәкмен. Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләре буйлап көннәр алдык. Февральдә Чаллыга да киләбез. Бу юнәлештә эшем бара – уңышлы гына җырларым да чыгып тора. Акча эшләү максаты белән түгел, хыялымны чынга ашыру нияте белән куячакмын бу концертларымны, Ходай кушса.
– Алсу тулысынча бизнеска китәргә ниятләмидер бит?
– Мин үзем дә бизнеста бит. Бүгенге көндә һәр кешенең «куркынычсызлык мендәре» булырга тиеш. Чөнки тормышта ни булачагын алдан белеп булмый. Алсу да, мин дә бизнес белән шөгыльләнәбез, бүгенгесен дә, киләчәкне дә уйлыйбыз. Әмма кайда гына эшләсә дә, иҗат кешесе иҗатын ташлый алмый ул. Алсу белән дуэтлар да яздырдык, клипларыбыз чыкты. Яңа җырларыбыз дөнья күрә тора. Шуңа күрә без бу юнәлешне ташламыйбыз. Иҗат ул – күңел ризыгы.
«19 килограмм «ташладым»
– Азат сез дә, Алсу да бик нык ябыкты. Ничәшәр килограмм «ташладыгыз» һәм моңа нинди юллар белән ирештегез?
– Мин 19 килограмм ташладым. Бөтен әйбер дә үзебезнең башыбызда, дип әйтер идем. Җайлап кына, тәмле ашап, 4 ай тирәсе вакыт эчендә ташладым авырлыгымны. Әлбәттә, без соңгы вакытта сәламәтлегебезне бик нык кайгыртабыз. Әтием дә, әнием дә бүгенге көндә арабызда юк инде. Икесе дә авыл кешеләре, беркайчан да сәламәтлекләрен карамыйча, үзләре турында уйламыйча, гомерләрен эшкә багышлап, чабып яшәгән кешеләр. Дөнья да хәзер үзгәрә, элеккеге экологик яктан чиста продуктлар да юк, ашаганыбыз – синтетика. Элекке кебек 10 машина гына түгел, хәтта авылда да 100 машина. Ә без шул һаваны сулыйбыз. Пандемия дә барыбызга да сәламәтлекнең беренче урында булганлыгын дәлилләде.
Мин дөрес тукланам, тиешле витаминнар эчәм. Безнең гаиләдә барыбыз да витаминнар эчә, әбине дә өйрәтеп бетердек. Өйдә дә, рестораннарга керсәк тә, ризыкны сайлап кына ашыйбыз. Рационыбызга үләннәр керттек.
Әлбәттә инде, алдыңа дөрес максат кую да бик мөһим. Максатың юк икән, берни дә килеп чыкмаячак. Мәсәлән, элек мин спортзалга абонементлар ала идем. Анда бер тапкыр барасың да ташлыйсың. Аннары: «Әй, спортзалга йөреп кенә ябыгып булмый икән», – дисең. Иҗатта да, бизнеста да, башка юнәлештә дә уңышка ирешү өчен даими, системалы рәвештә эшләргә кирәк.
– Алсу күпмегә ябыкты?
– Ул 15 кило тирәсе «ташлагандыр». Улыбыз да спортсмен бит. Безнең өйдә ул да дөрес туклана. Барыбызның да рационын Алсу контрольдә тота. Безне дөрес ашарга да ул өйрәтте. Өйдәге күп кешенең сәламәтлеге хатын-кыздан тора.
«Халык миңа күптән «помидорлар ыргытып» бетергән булыр иде»
– Челтәрле бизнес белән шөгыльләнгәнгә, берара сезгә блогерлар һәм башка кешеләр тарафыннан басым булган иде.
– Сөйлисе кеше мин эшләсәм дә, эшләмәсәм дә сөйли. Популяр артистларны да сөйлиләр. Җырламаган кешене бер дә сөйләмиләр. Син эшләмәгән очракта гына синең турыда беркем сөйләмәячәк.
Элек төрле сүзләргә игътибар итә, күңелебезне төшерә иде. Хәзер сөйлиләрме, сөйләмиләрме, язалармы, нәрсә язалар – миңа барыбер. Бу – минем тормыш, минем гаилә. Миңа балаларымны кеше итәргә кирәк.
Уйлап карагыз, мин берәр шәһәргә киләм, төрле продуктлар тәкъдим итәм. Шул ук вакытта мин – сәхнә кешесе! Әгәр мин начар продуктлар тәкъдим итсәм, халык миңа күптән «помидорлар ыргытып» бетергән булыр иде. Хәзерге вакытта начар әйберне дә, начар эшне дә качырып калып булмый. Дөньясы андый түгел. Элекке кебек чыбыклы телефон белән генә аралашып яшәмибез.
Безнең өчен исем кадерле. Без ул исемне ничә еллар балаларны күрмичә гастрольләргә йөреп, күп акчалар сарыф итеп, үзебез булдырдык. Һәм мин начар бизнес белән шөгыльләнеп, ниндидер начар продуктлар тәкъдим итү юлына басмас идем.
Мантыйк дигән әйбер бар. Начар әйберне Азат үзе кулланыр, яки баласына, башка якын кешесенә эчертер идеме икән?
Сөйләүчеләргә килгәндә, кемдер – исем эшләү, популяр булу максаты белән, кемдер белеп бетермичә сөйлидер. Ничек кенә сөйләсәләр дә, ул – аларның эше. Мин берсенә дә каршы түгел, аңа карап кына, бизнесыбыз түбән тәгәрәде, дип әйтә алмыйм.
Фото социаль челтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев