Бүген көндез Учалы юлында авариядә 2 кеше үлгән, 4 кеше имгәнгән
Язмыш

Бүген көндез Учалы юлында авариядә 2 кеше үлгән, 4 кеше имгәнгән

Башкортстанда авариядә 2 кеше һәлак булган, 4 кеше имгәнгән, аларның икесе – балалар. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

  Якынча белешмә буенча, бүген көндез Учалы – Межозерный юлында «ВАЗ-2110» машинасы каршыга килә торган «Шакман» йөк машинасына бәрелә.

Авариядә җиңел машина йөртүчесе һәм аның пассажиры – хатын-кыз урында ук үлә. Тагын 4 пассажирын, шул исәптән 2 баланы, «ашыгыч ярдәм» машинасы хастаханәгә алып китә, диелә хәбәрдә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/bugen-kondez-ucaly-yulynda-avariyada-2-kese-ulgan-4-kese-imgangan-5873608

Фото:Башкортстан буенча ЮХИДИ, https://www.bashinform.ru

 


Нет комментариев