Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновтан зарлана: «Артымнан йөри»
Башкортстанның Чишмә районына гастроль белән килгәч, Ильмира Нәгыймованың урамда эленеп торган концерт афишаларына күзе төшкән.
Бүген Чишмәне Ильмира Нәгыймова гөрләтсә, иртәгә үк бу районда аның элекке ире, җырчы Руслан Кираметдинов концерты көтелә икән.
Ильмира Нәгыймова фикеренчә, бу – Руслан тарафыннан махсус уйлап эшләнгән эш.
«Дуслар, карагыз әле Чишмәгә 12 ноябрь кем килә (үзенең афишасын күрсәтә). Һәм ба-бах, менә 13е көнне кем? (Русланның афишаларын төшерә) Миннән соң, игътибар итегез, миннән соң! Менә шулай, дуслар», – дип канәгатьсезлек белдерә ул.
«Аның турында даталарын һәрвакыт минем концертлардан соң ала дип әйтәләр. Артистның артистка карата әшәкелеге инде бу, бездә шулай дип әйтәләр. Артымнан йөри, кыскасы», – дип язган Ильмира.
Фото һәм видео «ИнтерТат»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев