Иртәгә мактанудан, талашудан тыелыгыз!
26 октябрь сынамышларына ышану мәҗбүри түгел, танышу мотлак!
Иртәгә таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәскә тырышыгыз. Моңа кадәр намуссыз гамәлләре белән билгеле кешеләрне бөтенләй урап үтегез.
26 октябрьдә талашырга һич ярамый. Эштә дә, өйдә дә моны онытмагыз. Югыйсә, тормышыгызда начар көннәр башланырга мөмкин.
Иртәгә кыйммәтле әйберләрегезне карап йөртегез, аларны югалтудан сак булыгыз.
26 октябрь мактанчыкларны яратмый. Казанышлары, җиңүләре белән мактанган кешедән уңыш качачак икән.
Иртәгә бурычка акча бирергә дә, алырга да киңәш ителми.
Ниндидер зур әйбер сатып алырга теләгән булсагыз, моны иртәгә эшләмәвегез хәерле.
26 октябрь сынамышлары:
Көньяктан кызгылт болытлар көчле җил белән яңгыр киләчәген хәбәр итә.
Урманда гөмбәләр барлыкка килсә, көз озын булачак.
Мәчегез бик озак тәрәзәгә карап тора икән, җылытачак.
Иртәнге тугыздан иртәрәк кычкырган әтәч яңгыр явачагын хәбәр итә.
Суганның кабыгы калын булса, бик салкын кыш көтегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев